«Шәһәребез язучылары» очрашу кичәсе (12+)

1нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Калкан» кадет мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен танылган Чаллы язучысы Марс Яһудин белән очрашу оештырды.  

IMG-20210323-WA0001
IMG-20210323-WA0003
IMG-20210323-WA0002

Балаларга кызыклы шәхес һәм талантлы автор белән танышу һәм аралашу мөмкинлеге тудырылды. Иҗади очрашуда Марс Нәфыйк улы яшьләргә үзе, иҗаты, әсәрләренең ничек тууы, әтисе турында сөйләде. Укучылар язучыны игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Очрашуның кунагы мавыктыргыч итеп сөйли белә торган әңгәмәдәш, шунлыктан чара да бик кызыклы үтте. Без исә язучы белән очрашулар киләчәктә дә булыр дип ышанып калабыз. 

Марс Нәфыйк улы Яһудин – прозаик, ТР һәм РФ язучылар берлекләре, ТР журналистлар берлеге, Халыкара әдәби фонд һәм Россия әдәби фонды әгъзасы. 13 китап, йөздән артык мәкалә, эссе, хикәяләр авторы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: